ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Авыл, Әңгәмә

Камияр Байтимеров: дәүләт бер кул белән биргәнне икенчесе белән кире ала

25 февраль 2018, 10:56 , Фото: Салават Камалетдинов

Камияр Байтимеров: дәүләт бер кул белән биргәнне икенчесе белән кире ала Камияр Байтемеров республикада фермерларның уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). "Гел бер хата кабатлана, ә без һаман "Алга!" дибез; Җир шары түгәрәк булгач, барыбер шул урынга кире әйләнеп кайтабыз..." Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемеров республикада фермерларның уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның нинди каршылыклар белән очрашуы һәм дәүләттән нинди ярдәм алулары хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде.

2017 ел нәтиҗәләре буенча, республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә 260 млрд сум күләмендә продукция җитештерелгән. Шуларның 118 млрд сумы - шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга, 22 млрд сумы крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

2015-2017 елларда Татарстанда барлыгы 1202 гаилә фермасы төзелгән. Алар дәүләттән 210 млн сум күләмендә ярдәм алган.

"Без ел саен дәүләт биргән акчаны күмәбез һәм уңыш көтәбез"

- Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, фермерлар өчен узган елны ничек бәялисез?

- Белүегезчә, агросәнәгать комплексын фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, эре хуҗалыклар тәшкил итә. Монда авыл җирлекләрндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне дә кертергә кирәк. Болар – кирпеч, плитка җитештерүчеләр.

Әгәр без крестьян фермер хуҗалыклары, гомумән, кече хуҗалыклар эшчәнлегенә кагылсак, якынча мәгълүматлар буенча, ноябрь аенда җитештерү үсеше 15 проценттан артык. Гомумән, агросәнәгать комплексы буенча 5 процент, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнеке – 15 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалагы продукциясенең 50 процентын шул ук, фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре эшләп чыгара.
Мәсәлән, бөртекле культураларны алсак, фермер хуҗалыклары быел 860 мең тонна бөртекле культура үстерде. Ел уңышлы булды дияргә мөмкин. Яз-җәй көннәрендә яңгырлар яугач, уңыш булмас дип кайгырган идек, әмма яхшы уңыш җыеп алдык. Шуңа да карамастан, нәтиҗә әле юк. Үзегез дә беләсездер, бөртекле культура базары туктап калды дияргә була. Безнең авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән җир, бөртеклеләр базарын бераз булса да эшләтеп җибәрү буенча сөйләшүләр узды. Ул нинди рәвешле эшләячәк, бу хакта Марат Готовичның да, безнең дә тәкъдимнәр бар.

Бөртекле культураларны җитештерүгә бик күп чыгымнар тотылды. Ә бит чыгымнарны кире кайтару өчен тагын бер ел көтәргә туры киләчәк. Проблема туа. Әгәр без 5 миллион тонна ашлык үстерә алганбыз икән, әйдәгез, аны сатарга да өйрәник. Яки республикада бодайга, арпага һәм башка культураларга ихтыяҗ булырлык итеп җитештерү оештырыга яисә планлы эшчәнлек алып барырга кирәк. Дәүләт безнең продукциягә заказ бирүче булсын.

Мин нигә бу мәсьәләләрне күтәрдемме? Чөнки продукция берәмлегенә яки бер сөрүлек җире берәмлегенә дәүләт бүлеп биргән акчалар амбарларда ята дияргә була. Алар икътисадны үстерүгә юнәлтелмәгән.

Без ел саен дәүләт безгә бүлеп биргән акчаны җиргә күмәбез һәм уңыш көтәбез. Уңышны җыеп алабыз, ә алга таба нәрсә? Шуңа да без фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм дәүләт белән аерым мөнәсәбәтләр булдырырга телибез.

Авыл өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы гына җаваплы түгел!

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган бер киңәшмәдә Марат Готович ачык итеп әйтте: “Әйдәгез, авылдагы булган барлык хәлләр өчен авыл хуҗалагы министрлыгы гына җавап бирергә тиеш дигән күзаллаудан котылыйк. Сәүдә һәм сәнәгать, икътисад һәм башка министрлыклар да бар. Алар икътисад , сәүдә, сәнәгать өлкәсендә эшли, әмма авыл хуҗалыгыннан читләшәләр. Ләкин алар да бит көненә 3-4 мәртәбә өстәл артына ашарга утыралар”.

Дәүләттән ярдәм юк дип әйтә алмыйм. Яңа эшли башлаган фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм йөзеннән соңгы 2-3 елда төрле программа эшли башлады. Ул фермерлар, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре үз продукцияләрен болай гына кая тапшырсын өчен түгел, ә өстәмә кыйммәт белән сата алсыннар өчен эшләнелә. Ә өстәмә кыйммәт товар эшкәртелгәч, төргәккә төрелгәч өстәлә һәм ул товар сатып алучылара тиешле дәрәҗәдә барып ирешергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы продукцияләре сәүдә челтәрләренә керсен өчен дәүләт тарфыннан чаралар күрелми. Сәүдә челтәрләре бездән алса да, алар фермерларга вакытында түләми. 2-3 ай дәвамында товар өчен акчаны бирмиләр. Мөгаен, үзебезнең системаны булдырырга кирәктер. Вакытында райпо системасы төзелгән бит. Әмма аларның бик зур хаталары булды – товар җитештерүче крестьяннан читләштеләр. Үзләрен товар белән тәэмин итүчеләрне югалттылар. Ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үсү белән без, продукцияне эшкәртүгә һәм сатуга ирешергә телибез. Эшкәртү һәм сатудан алынган акча пайчылар арасында тигез бүленә. Бу җитештерүчеләргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына һәм гади кулланучыга да кызыклыдыр.

Дәүләтнең муниципаль районнардагы сәүдә эшен җиңеләйтү мөмкинлекләре дә бар. Ә без әлегә нәрсәне күрәбез? Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бу сату-алу эшләрендә бик сирәк катнаша. Минем уйлавымча, монда ришвәтчелек тә бардыр. Чөнки кемнәрдер сата ала, ә кемнәрдер юк.

"Крестьян һәрвакыт дәүләткә терәк булды..."

Крестьян һәрвакыт дәүләткә терәк булды, авыр вакытларда үз җилкәсен куйды.Ләкин базар мөнәсәбәтләре белән бәйле барлык проблемаларны бер җилкәгә генә салып булмый. Фермерларга, крестьян хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, агрохолдингларга бертөрле мөнәсәбәт булырга тиеш. Кабатлап әйтәм: бертөрле мөнәсәбәт булырга тиеш. Кемгә нинди мөнәсәбәт булганын, кемнең ничек финансланганын белгән кеше белә. Бу инде безнең бер чир кебек. Бу Россия күләмендә шулай. Дәүләтнең төп бурычы – барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә яхшы булсын өчен тырышу. Крестьяннар һәрвакыт бүген кичәгегә караганда яхшырак, ә иртәгә бүгенгә караганда да яхшырак булачагына өметләнеп яши.

"Җитәкчеләрнең фермерларга карашы үзгәрә бара"

- Үткән елның иң зур уңышы дип нәрсәне саныйсыз?

- Соңгы ун ел дәвамында ел саен зона киңәшмәләре уза. Соңгысы ноябрь аенда булды. Мин ул киңәшмәләрнең библиографы буларак шуны күзәтәм: җитәкчеләрнең крестьян хуҗалыкларына, фермерларга карашы үзгәрә бара. Әлеге киңәшмәдә күтәрелгән проблемаларга, фермерларга, крестьян хуҗалыкларына карата караш үзгәрде.

Без сорау куябыз. Авылларда юлларны, клубларны, балалар бакчаларны һәм башка инфракструктураны Россия Федерациясе, Татарстан бюджеты хисабына эшлибез. Ә нишләп соң авылдан кешеләр китә?

10 ел эчендә – 2001-2010 еллар аралыгында авыл җирлекләреннән 42 мең кеше киткән. Тиешле шартлар тудырыла кебек, әмма китәләр. Нигә?

Кешеләр авылда калсын өчен аларга милек кирәк. Бездә әле дә җир реформалары чишелеп бетмәгән. Җирнең беренчел базары да, икенчел базары да юк. Җир мөнәсәбәтләре институтлары, инфраструктуралары юк. Без бу мәсьәләләрдә бик нык соңга калабыз. Бары тик милке, җире булу гына кешеләрне авылда калдыра.

"Фермер гаиләләрендәге балалар авылда төпләнеп кала"

Кеше олыгайгач, гомер буе туплаганны кемгә калдырырга дип уйлый башлый. Фермерлар мөлкәтне, гадәттә, кызы яки улына калдыра. Башта алар баласын аграр уку йортында укыта һәм ул бала кире хуҗалыкка кайта. Гомумән, агросәнәгать комплексы буенча студентлар яки белгечләрнең 6 проценты гына авылларга кире кайта. Ә фермер гаиләләрендә бу күрсәткеч – 94-96 процент. Нигә шулай? Чөнки әти-әни кече яшьтән үк баласын эшкә өйрәтә, мөлкәтнең кемгә калачагын аңлата. Бу кешене ничек авылда калдырырга дигән мәсьәләнең бер чишелеше.

Күптән түгел РФ авыл хуҗалагы министрлыгында җир мөнәсәбәтләре буенча утырыш булды. Аннан соң Россия Дәүләт Думасында җыелыштык, мин анда җир турында чыгыш ясадым.

Бер мисал китердем. 2012 елда Тамбовта узган фермерлар съездында Россия Президенты Владимир Путин да катнашкан иде. Шунда авыл хуҗалыгы категориясендәге җирләрдә терлек тораклары салырга ярыймы дигән мәсьәлә күтәрелде, уңай җавап алынды. 2015 елда моны гамәлгә ашыра башладылар. 3 ел үткәч, фермерлар авыл хуҗалагы карамагында булган җирләрдә терлек тораклары төзи алсыннар дигән президент йөкләмәсе булды. Хәзер депутатлар да, дәүләт тә, авыл хуҗалыгы министрлыгы да бу законны кабул итеп алды.

Кешеләр авылда калсын өчен законнар ярдәм итәгә тиеш. Элек фермерлар муниципаль районнарда, авыл җирлекләрендә җир алсын өчен бик кыйммәтле конкурслар оештырырга кирәк иде. Быел соң үз көченә керәчәк закон буенча яңа эшли башлаган фермерга җир конкурсларсыз гына биреләчәк. Ә иске кагыйдәләр буенча җир алганда ришвәтчелеккә юл ачык иде. Җир алганда конкурска кешеләр килеп: “50, 100 мең түләсәң, җирне сатулашмый гына бирәбез,” - диләр. Ә фермерлар күп очракта ришвәт түли алмый.

"Берәүләр эш куша, әмма үзе берни дә эшләми; кемдер эшли, ләкин аның берни дә килеп чыкмый"

- Сез хөкүмәтнең карашы үзгәрде дидегез, бу яхшы якка үзгәрәме?

- Әйе, караш яхшыга үзгәрә. Дәүләт җирдә эшләүчеләрнең сүзләренә колак сала. Дәүләт Думасында ихтирамга лаек бер кеше чыгышында: “Без ике үлчәмдә яшибез кебек: берәүләр эш куша, әмма берни дә эшләми. Ә без башка үлчәмдә яшибез, без эшлибез, ләкин берни дә килеп чыкмый," - дигән иде. Эш бармын өчен тиешле закон һәм аның үтәлүе кирәк.

Мәсәлән, АКШта авыл хуҗалыгы министры үзенең боерыгы белән карар кабул итә ала. Министр боерык язса, ул закон булып исәпләнә башлый, ә законны бозарга ярамый.

Ә бездә ничек? Кем ничек тели, шундый бәя куя. Ә моны кем контрольдә тота? Сәүдә челтәрләренең дә, безнең сөтне сатып алучы ретейлерларның да үз мәнфәгате. Алар кемне “бөгә”? Әлбәттә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен. Ашлыкның үзкыйммәте 6 сум булса, фермер аны 4-4,5 сумнан сатарга мәҗбүр. Ә аннан бөлгенлеккә төшсә? Ритейлерга барыбер. Монда дәүләт ниндидер кагыйдәләр билгеләргә тиештер. Ул җирдә эшләүче кешеләрне кайгытырга тиеш. Кем кибеттән сөтне сатып ала, шулар турында уйларга тиеш.

Республиканың иң яхшы фермер хуҗалыклары: башкаларга үрнәк

- Татарстанда уңышлы эшләгән кайсы фермерларны атап китсәгез иде.

- Барлык фермерларны, крестьян хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар копперативларны атап чыксам да, хата булмас. Шулай да сез үзегез дә Алексеевск районыннан Илшат Гомәровне, Минзәлә районыннан Нәсим Дәүләтовны, Ленар һәм Минсинә Латыйповларны беләсездер – болар бик яхшы фермер хуҗалыклары. Балык Бистәсе районында Олы Елга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ачтык, аны Минзифар Нургалиевич җитәкли. Ул бүген фермерлардан, шәхси хуҗалыклардан җыеп алынган сөтне эшкәртә, 9 төрдәге продукция җитештерә. Ит эшкәртә, колбаса, дилекатеслар ясыйлар, вакытында исәп-хисап тота. Хәтта крестьян-фермер хуҗалыкларын аванслый. Әйтик, үгез яки тана суйгач, алар аның акчасына бер баш кына түгел, ә 5-6ны ала алсын өчен, акча түләү белән генә чикләнми, ашлык та бирә.

Нурлат районында Марсель Сабиров гаиләсе белән эшли, аның сөт эшкәртү кооперативы бар. Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативларының берсе “Индейка” - Яшел Үзән районында Мадьяровлар гаисләсенеке. Мондый мисалларны шактый китерергә була. Алар башкалар өчен дә үрнәк күрсәтә.
Агросәнәгать парклары

- Агросәнгәгать парклары турында да сөйләсәгез иде. Алар төзеләләрме әллә төзелеп беттеләрме инде?

- Безнең ассоциация Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә "Авыл җирлекләрендә агросәнәгать парклары" дигән проект әзерләде. 2018 елда 5-7 районда парклар төзеләчәк. Моның максатлары. Беренчедән, безнең продукция киң кулланылышта булырга тиеш. Сәүдә челтәрләренең безнең файдага эшләгәннәренә шикләнәм. Аларның исәп-хисап счетлары офшор зоналарда. Тәртип урнаштырырга кирәк. Кибет киштәләрендә ничә процент җирле продукция булырга тиешлеген дәүләт әйтергә тиеш.

Агропарклар нәкъ менә крестьяннарга, фермерларга атап төзелә. Аның хокук-оештыру формасы авыл хуҗалыгы кооперативлары булырга тиеш. Ул 193 нчы номерлы федераль закон нигезендә пайчыларны берләштерә. Пайчылар – фермер, крестьян хуҗалыклары. Алар агропарклар аша сатыла торган чимал, продукцияне үстерә, җитештерә. Анда 5 тән алып 7 төрлегә кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртеләчәк. Бу, мөгаен, сәүдә челтәрләренә дә кызыклыдыр.

Мин 7 төрле товар дип әйттем, ул әле тагын да артачак. Сәүдә челтәрләре эшкәртелгән, сертификатлы товар сатып алачак. Алар агропаркка заказчы булачак, ә агропарк үз чиратында крестьян, фермер хуҗалыкларына заказ бирер дип күздә тотыла. Алар инде бүгеннән үк килешеп куярга тиешләр: фермер нинди ашлык чәчәргә тиеш, агропарк һәм крестьян хуҗалыклары арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Моның белән без дәүләткә дә үрнәк күрсәтәбез, ничек итеп эшләргә кирәклеген күрсәтәбез.

Рөстәм Нургалиевич, Марат Готович тарафыннан да әлеге тәкъдим хупланды. Агропаркның идеологиясе белән танышкач, ныклы итеп “Әйе” диделәр. Бу кешеләр яши торган җирдә фермер, крестьян хуҗалыкларында, авылда эшмәкәрлек үссен өчен кирәк.

Крестьяннарның сабырлык запасы бар, түзәбез!

Бер танылган фермер: “Җир кешеләрдән башкамы, әллә кешеләр җирдән башкамы?” - ди. Җир кешеләрнеке булырга тиеш. Без авылларны үстерү турында сөйлибез икән, алар үзләреннән-үзләре генә үсә алмый. Җирләр сөрелмәсә, басуны чүп үләннәре генә түгел, гасырлык наратлар үсә башлый.

- Сез чыгышларыгызда күңелсез фаразларны да юморга төреп бирәсез. Сез һәрвакыт шулай оптимистмы?

- Без, крестьяннар, һәрвакыт оптимист. Авылларда олы кешеләр белән очрашып сөйләшкәндә ишетәсең: сугыш вакытында кемнең запасы булган ул исән калган, ә запасы булмаган кеше үлгән. Крестьяннарның икмәк запасы гына түгел, ә сабырлык запасы да бар, әле шуңа күрә түзәбез.

 

"Гел бер әйбер кабатлана, ә без "Алга!" дибез. Җир бит түгәрәк, барыбер шул урынга кире кайтабыз..."

- Елны уңышлы дип саныйсыз, димәк? Ә нинди дә булса борчулар булдымы?

- Борчулар бар, һәрвакытта да яхшы гына бара алмый. Агропаркларны тизрәк эшләтеп җибәрәсе килгән иде. Авыл җирлекләрендә агропарклар 2017 елда ук эшли башлар дип көткән идем, кызганычка каршы ел үтеп китте.

Башка илләрнең әлеге кооперативлар белән эшләү тәҗрибәсе бар, бу аңлашыла. Барысына да мәгълүм: федераль үзәк дәрәҗәсендә законнар озак эшләнелә, аларга “озак барып җитә”. Мисал китердем бит, 2012 елда Россия президенты биргән йөкләмә 2015 елда гына эшли башлады. Өч ел узган! Дәүләт Думасының бер чакырылышы биш ел. Димәк, алар бер чакырылыш буе президентның сүзен тыңламаганнар булып чыга.

Мине һәм коллегаларымны сөендергәне шул: Рөстәм Нургалиевич Дәүләт Советына юлламасында авылда эшмәкәрлекне үстерү буенча әйтте. Бу турыда әйткән икән, Дәүләт Советы фермерларны җыеп сөйләшергә тиеш. Нәрсә комачаулый, шуның буенча закон кабул итик. Ничек итсәк дөрес булачак, барысын да ачыкларга кирәк.

Шунысы кызганыч, югарыдагы инициатива еш кына үтәлми. Авыл хуҗалыгы кооперативлары буенча да район башлыклары президентның сүзен тыңладылар дип уйлыйсызмы? Районда яки берни дә белмиләр, яки артык күпне беләләр. Һәр ел саен бәйрәмнәрдә агрохолдтингларны сәхнә түренә чыгарып котлыйлар дип сөйләдек. 1990 елларда, 2000 елларда без агрохолдниглар дип кенә сөйләдек, алар өчен күпме акча түктек. Ә хәзер кайда соң ул агрохолдинглар? Алар юкка чыкты. Авыл кешеләренә авырлык ясап киттеләр. Дәүләт агрохолдингларны үстерү буенча дөрес карар кабул итмәде.

Терлек саны кимегәнгә гаҗәпләнәбез. Гаҗәпләнергә кирәкми - мөгезле эре терлекне сатарга мөмкин, хуҗалык банкротлыкка чыккач, җитәкче беренче эш итеп малларны юкка чыгара. Соңыннан хуҗалыкта булган, кешеләр хезмәте белән сатып алынган тракторларны металлоломга кисә башлый. Шул ук хәлләр гел кабатлана, ә без “Алга!” дибез. Алга кайда инде ул? Җир бит түгәрәк, барыбер шул ук урынга кире әйләнеп киләбез.

"Тиешле акчаларны алмадык һәм алуы да икеле..."

- Кече хуҗалыклар барлык продукциянең 50 процентын җитештерә дидегез. Дәүләт авыл хуҗалыгына биргән ярдәмнең ничә проценты фермерларга, шәхси хуҗалыкларга бирелә?

- 16 процент.

- Хәзер бу күпме? Кече хуҗалыкларга ярдәм күләме артамы?

- Быел азрак та булыр дип уйлыйм. Без 2017 елда үзебезгә тиешле акчаларны алмадык һәм алуы да икеле. Чөнки авыл хуҗалыгы кооперативларына, фермерларга бирелгән кредитлар өчен субсидияләр җитми. 2016 елда алынган кредитлар өчен каралган субсидияләр өчен акча юк. Ул вакытта ук мин кредитлар алырга каршы идем, ә безгә алыгыз диделәр. Алдык, ә субсидияләре юк.

Безнең авыл хуҗалыгы кооперативлары буенча гына да дәүләттән 20 миллион аласы бар.

Сентябрь, октябрь аенда бер районда күркә ите җитештерү производство ачарга тиеш идек, булмады. Безнең план бар иде: 2017 елда 4 мең тонна күркә ите җитештергән булсак, ул 2018 елда 7 мең тонна булырга тиеш. Эшләтеп җибәрә алмадык.

Кече формадагы хуҗалыкларны финанслауда хаталар булды, ул һаман да шулай дәвам итә дип саныйм.

Гаилә фермалары буенча уңай динамика бар. 18 процентка арту бар. Гаилә фермасы ачарга теләүчеләр күп - бер урынга 8 кеше теләк белдерә. Без бер генә кешене финанаслый алабыз. Быел яңа эшли башлаган 60 фермерны финансладык. Әле тагын 480 кеше чират көтеп тора дигән сүз.

Теләүчеләр саны арифметик прогрессия белән арта бара. Быел гаилә фермаларына да, яңа эшли башлаган фермерларга да акча күбрәк каралган. Билгеле, акча күп булмый, әмма җитәрлек булсын.

 

"Бер кул белән биргәнне икенче белән алу"

Дәүләт бер кул белән биргәнне икенчесе белән ала. Шул ук салым түләүне алыйк. Әйтик фермер хуҗалыгы барлыкка килде, ди. Теркәлү белән ул салым системасына эләгә. Социаль салымнарны түләргә кирәк. Беренче елны ук 26 меңне чыгарып саласың. Бир син аңа 3 елга каникул! Ныклап төпләнеп китсен.

Бер яктан дәүләт фермерга 5 процентлы ташламалы кредит бүлеп бирә. Фермерның эше сезонлы бит. Ул елына бер тапкыр гына керем ала. Язын чәчә, көзен сата. Сатса-сата, сатмаса юк. Ә аңа инде салым түләргә, җир салымын түләргә, социаль салымнарны түләргә, халыкка хезмәт хакы бирергә кирәк. Әйтерсең лә авыл хуҗалыгы бу дәүләткә кагылмый, безне гади бер оешма белән чагыштыралар. Алай буламы соң? Дәүләт бер яктан ташламалы кредит бирә, икенче яктан шуны кире ала.
Хәзер яхшы эшләгән фермерларның күпчелеге 1992 елда дәүләт ярдәмен алган кешеләр
Мин 1992 елда фермер булдым. Ул чакта фермерларга 3 процентлык кредит бирделәр. Безне биш елга “иреккә җибәрделәр”, салым түләтмәделәр. “Сез үсегез, монысы дәүләт бурычы”, диделәр.

- Ул вакытта алган фермерлар әле исәнме?

- Ул вакытта кредит алган фермерларның 85 проценты ныгып калды. Алар хәзер дә эшли. Гомәров, Аппаков, Миңнуллин, Мифтахетдинов, Сибгатуллов – барысы да шул вакытта ныгып калганнар. Аларның әле дә мөмкинлекләре бар.

Шул алымны кулланырга кирәк. Салымны биш ел түләмәсен, биш елдан соң бер яки биш процент артыграк түләр. Аннан соң салымны бит төрлечә җыярга була. Җир салымы да бар, социаль салымнар да бар. Керемнән салым түләргә була. Дәүләтнең моны көйләү мөмкинлеге бик киң.

Бер елны эшсезләргә ярдәм итеп 46 миллиард акча бүлеп бирделәр. Һәр фермер булырга теләүчегә 56 мең сум бирделәр. Аннары керемгә салым дип, ярты акчаларын кире алдылар. Бу нәрсә инде? Кеше көлкесе! Аннан ике елдан соң Мәскәүгә җитеп моны туктаттылар, бу бит дәүләт субсидиясе. Ничек инде аннан салым алына? Ул вакытта 29 мең фермер барлыкка килде. 29 мең фермер теркәлгәч, шуларга җир бирик дидем, эшләп китәр өчен. Бирмәделәр бит! Хәзер аларның күбесе ябылды, чөнки елына 26 мең сум социаль салым түләргә кирәк. Шәхси хуҗалык 26 меңне түли аламы инде ул?

"Элегрәк безнең белән санлашмыйлар иде"

Хаталар күп булды инде. Элегрәк безнең белән бик санлашмыйлар иде. Кино бар бит “Свой среди чужих, чужой среди своих” дигән, без шулай булып йөрдек. Безне санга алмыйлар иде, халык арасында да без ят идек. Шәхси хуҗалыклар безне башта кабул итмәделәр, колхоз рәисләре, совхоз директорлары халыкны безгә каршы котырталар иде.

Әле дә исемдә, Питрәч районыннан бер фермер килде: “Нәрсә эшләргә икән - авылдан газ үткәрәләр, минем каршыга килеп җиттеләр дә, газны өстән үткәрәләр”, - ди. Капка башына килеп җиткәннәр, ләкин өенә кертмиләр. Ни өчен кертмиләр, чөнки ул фермер. “Син үзең керт” дип әйтәләр, ди. Ә газүткәргечләрне дәүләт хисабына алалар иде. Карарны колхоз рәисе, совхоз директорлары кабул итә. Яки су үткәргәндә дә нәкъ шулай ук эшлиләр иде. Аларны дәүләт яклап чыга идеме, юк. Шуңа күрә “свой среди чужих” – шундый хәлләр бар иде.

Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү өчен оештырылган грантларга чират була. Бу, үз чиратында, өмет һәм ышаныч тудыра. Республика һәм министрлык, безнең ассоциация дөрес юлда. Булганны җимерәсе түгел, ә булачакны үстерергә кирәк - без шуның яклы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10