ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

Татар дөньясы

Шәйхразиев: Үзәк округ татарлары халык санын алуга әзерлек башларга кирәген искәртте

25 февраль 2018, 20:05

Шәйхразиев: Үзәк округ татарлары халык санын алуга әзерлек башларга кирәген искәртте Үзәк федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренең тәкъдимнәре теркәлде, алар эш планына керәчәк, - дип белдерде Милли Шура рәисе.

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның бүген Мәскәүдә Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы барышында, аерым алганда, халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелгән. “Үзәк округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре 2020 елда халык санын алуга әзерлекне хәзер үк башларга кирәклеген искәртте”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

Очрашуда Мәскәү өлкәсеннән, Ярославльдән, Иваново өлкәләреннән җитәкчеләр үзләренең эшләре турында сөйләде, шул исәптән 18 мартта узачак сайлаулар белән бәйле сораулар да каралды, дип белдерде Шәйхразиев. Моннан тыш, төбәкләрдә татар телен укытучыларга кытлык мәсьәләләре, телне өйрәнүдә мәгълүмати технологияләр, грантлардан файдалану мөмкинлекләре турында да сүз булган. “Һәр тәкъдим теркәлде, бу тәкъдимнәр Бөтендөнья татар конгрессының эш планына керәчәк”, - диде вице-премьер.

Васил Шәйхразиевның федераль округлардагы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашулары дәвам итә. Иртәгә Милли Шура рәисе Төнъяк-Көнбатыш федераль округы татар лидерлары белән Санкт-Петербургта очрашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10