ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Татар дөньясы

Минтимер Шәймиев Мәскәү татар яшьләренә уңыш серен чиште

25 февраль 2018, 17:32 , Фото: архив/Рамиль Гали

Минтимер Шәймиев Мәскәү татар яшьләренә уңыш серен чиште “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе видеоролик аша катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

(Мәскәү, 25 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Чарада катнашучыларга видеоролик аша Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймев мөрәҗәгать итте.

"Мин авылда тугыз балалы гаиләдә туып үстем. Якташларым, әти-әнием, туганнарым безне үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга һәм тырыш булырга өйрәтте. Кешене кеше иткән - хезмәт. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бу мәкальне ишетеп үстек. Уңышның сере кешеләрне тыңлый һәм аралаша белүдә. Яхшы сүз - җан азыгы. Бөек Тукай әйткәнчә, яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Шуңа күрә тырыш булыгыз һәм максатларыгызга ирешеп яшәгез", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10