ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Рәсми Татарстан

Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиадада җиңүләре белән котлады

25 февраль 2018, 13:33 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиадада җиңүләре белән котлады     Россия Президенты сүзләренчә, спортчылар искиткеч техника күрсәтте.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиада – 2018дәге “алтын” белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Котлау телеграммасында Путин команда рухы, характеры һәм ихтыяр көче сыйфатларын билгеләп узды. Россия Президенты сүзләренчә, спортчылар искиткеч техника күрсәтте.

“Хәзерге җиңү ил хоккей мәктәбенең бик яхшы традицияләрен дәлилләүче шаһит булды, яшь спортчылар өчен ачык ориентир”, - диелгән телеграммада.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10