ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

“Казан егетләре” Лениногорскида чыгыш ясый

25 февраль 2018, 15:12 , Фото: соцсети

“Казан егетләре” Лениногорскида чыгыш ясый Төркемдә Айдар Әгъләмов, Фәнил Фәйзуллин, Илнат Фәрхуллин һәм Айнур Латыйпов.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Эльза Кузнецова). “Казан егетләре” төркеме 26 февральдә Лениногорск районында концерт куячак. Солистлар белән бергә сәхнәгә Алмаз Әхмәтҗанов, Алинә Шәрипҗанова һәм Зарина Вилданова чыгачак.

“Казан егетләре” төркеменә 1997 елда нигез салынган. Беренче чыгышлары 1998 елда Татарстан башкаласында уза. Төркемнең беренче хиты – “Миләүшә” җыры.

2000 елда төркем “Урал моны” халыкара төрек фестивалендә Уфада “Кол-Шәриф” җырын башкарып, Гран-при яулый. 2001 елда “Татар яшьләренен глобаль хөррияте” татар бәйгесендә “Елның иң яхшы төркеме”, 2002 елда “Татар җыры” бәйгесе лауреаты була. Хәзер музыкантларның гастроль графигы алдан айлап язылган. Популяр артистларныкы кебек үк, аларның да ике рәсми фан-клубы – Татарстанда һәм Казахстанда бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10