ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

25 февраль 2018, 10:42

Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән  М5 трассасында “Деу Нексия” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте М5 трассасында Туймазы районында килеп чыккан. 1335нче километрда “Деу Нексия” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.

Җиңел машинадагы 23, 49 һәм 55 яшьләрдәге өч пассажир ир-ат һәлак булган. Ике машинаның да йөртүчеләре зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10