ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

Җәмгыять

Чаллыда 95 гаилә ана капиталы сертификаты алды

25 февраль 2018, 19:00

Дистә ел эчендә Чаллыда яшәүче гаиләләргә 37 меңгән артык сертификат тапшырылган.
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Эльвира Гайнетдинова). Чаллының “Энергетик”мәдәният сараенда тантаналы рәвештә 95 гаиләгә сертификатлар тапшырылды, дип яза җирле басма.
 
Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Филиппова котлады.
 
Ана капиталы тапшыру турындагы указ 2007 елның 1  гыйнварыннан гамәлгә кергән иде. Шушы вакыт аралыгында Чаллыда яшәүче гаиләләргә 37 меңгән артык сертификат тапшырылган, шуларның 29 меңе аны кулланган. Ана капиталын алганнар арасында 96 проценты яшәү шартларын яхшыртуга тоткан.
 
2018 елда бала тапкан аналарга тагын берничә яңа төр программалар гамәлгә керә башлады. Шуларның берсе - ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту.  Шулай ук, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлдергән очракта чикләүләр алынган.
 
Сертификатка ия булу һәм ана капиталын тотуга гаризаны хәзер электрон рәвештә дә тапшырырга була.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10