ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Лениногорскида тууычылар саны кимегән

25 февраль 2018, 01:00

Районда хәзер 84 меңгә якын кеше яши.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск районда 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган, дип яза район басмасы.

 

2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә.

Былтыр район һәм шәһәрдән 1 мең 192 кеше күченеп киткән, килүчеләр саны – 1 мең 803.

Шул ук вакытта районда 90 яшьтән өлкәнрәк 384 кеше яши. Дүрт кешенең яше йөздән узган, аларның иң өлкәненә быел 104 тулган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10