ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Авыл

Әтнәнең Олы Мәңгәр әбиләре скандинав йөрүенә тотынган

25 февраль 2018, 00:00

Әтнәнең Олы Мәңгәр әбиләре скандинав йөрүенә тотынган Әлеге спорт төре биредә элек тә популяр булган.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәнең Олы Мәңгәр өлкәннәренең "Асылташ" клубы әбиләренең уңган-булганлыгына исләрең китәрлек, дип яза җирле басма.

Авыл китапханәсендә җыелыш әңгәмәләр үткәрергә дә, музейларга сәяхәткә чыгарга да, ялт иттереп концерт куярга да өлгерә ала. Ә бит һәркайсының өйләрендә мал- туары, бала- чагасы, дигәндәй. Инде менә скандинав йөрүенә чын- чынлап тотынганнар. Дөрес, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр авылда электән бар иде инде. Аның серләренә ныграк төшенү өчен танылган чаңгычы, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиевны да чакырганнар. Ул исә үз чиратында йөргән вакытта ничек итеп дөрес сулыш алырга, аякларны ничек йөртергә кирәклеге турында аңлатты. Бергәләп урам да әйләнделәр.

Билгеле, мондый кызыклы очрашуның башында авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова тора. Бу тынгысыз җан - авыл өлкәннәренең тормышын җанландыручы .Өлкән спорт сөючеләр турында ишеткәч, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов та читтә калмаган. Үз күзләре белән күреп, спортчыларга дәрт-дәрман биреп китәргә алар янына килгән, диелә хәбәрдә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10