ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар

24 февраль 2018, 17:38 , Фото: http://tinchurinteatr.ru

Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар Сәхнәдә чыгыш ясаган кунакларның һәркайсы Тумашевларга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Балтач районы Нөнәгәр авылында күренекле театр әһелләрен искә алу чаралары уздырылды. Бу хакта, Кәрим Тинчурин театры сайтына сылтама белән, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге җиткерә.

Искә алу кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин белән Нуретдин Нәҗмиев, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Чулпан Закирова, драматург Рәдиф Сәгъди катнашты. Кичәнең мәртәбәле кунаклары арасында Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәрә ханым, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Аяз Гыйләҗевнең бертуган энесе Альберт Гыйләҗев һ.б.лар бар иде.

Иң элек кунаклар Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеенда булды. Аннары авыл мәдәният йортында Тумашевларга багышланган искә алу кичәсе узды. Сәхнәдә чыгыш ясаган кунакларның һәркайсы Тумашевларга бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Кичен Тинчурин театры тамашачыларны Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү — үзе бер гомер” спектакле белән сөендерде.

Искәртеп узыйк: искә алу чаралары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге тарафыннан оештырылды, диелә матбугат үзәге хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10