ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Спорт

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

24 февраль 2018, 17:00

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады Өч дистәгә якын уенчы арасыннан Әтнәнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште, диелә район хәбәрендә.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча-Әтнә хәрби комиссариаты шахматчылар арасында ярыш үткәрә, дип язган идек, дип хәбәр бирә җирле басма.

Матур традициягә әверелгән бу ярышта Әтнә шахматчылары да катнашты. Өч дистәгә якын уенчы арасында Әтнәнең Күлле Киме егете Ирек Сабиров җиңүгә иреште, диелә язмада.

"Райондашларымның җиңүе - минем өчен зур куаныч. Ирек 1нче урынны алды, ә Әтнәнең шахмат тренеры Раил Шакиров - 3нче  урында", - дип хәбәр итте хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

"Арча хәбәрләре" язганча, 2 нче урында - Арчадан Марсель Хәлилов. (Искәрмә - Т.И.) 

Оештыручылар, шахматчыларны җиңүләре һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлап, уңышларының дәвамлы булуын тели.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10