ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Мәдәният

Казан интернат-мәктәбе укучыларының иҗади эшләре Уфада күргәзмәгә куела

24 февраль 2018, 16:37 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казан интернат-мәктәбе укучыларының иҗади эшләре Уфада күргәзмәгә куела Мөмкинлекләре чикле балаларның “Рәхмәт белдерәм!” иҗади эшләр күргәзмәсе Уфаның “ИЖАД” галереясендә уза.

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Казанның Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбе укучыларының иҗади эшләре “Рәхмәт белдерәм!” күргәзмәсендә катнаша, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Мөмкинлекләре чикле балаларның “Рәхмәт белдерәм!” иҗади эшләр күргәзмәсе Уфаның “ИЖАД” галереясендә уза.

Күргәзмә 4 мартка кадәр эшләячәк. Биредә Алинә Петрованың “Хыялымдагы йорт” рәсемен, Алисә Зәйнетдинованың “Яз” рәсемен, Ришат Кәримовның “Кыш” декоратив-гамәли иҗатын, Карина Вәлиеваның “Көз – чибәркәй-рәссам” рәсемен, Усмон Сафоловның “Чибәркәй портреты” рәсемен, Фаннур Хафизовның “Туган илем турында җыр” рәсемен һәм интернат-мәктәп укучыларының “Яңа ел могҗизалары” декоратив-гамәли иҗат әсәрен күреп була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10