ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Татар дөньясы

XXI гасыр рус әкиятчесе Кучкина әкиятләрендә шәрык темалары, төрки сүзләр урын алган

24 февраль 2018, 10:55 , Фото: kpfu.ru

XXI гасыр рус әкиятчесе Кучкина әкиятләрендә шәрык темалары, төрки сүзләр урын алган  Бу хакта “Рус фольклор әкияте һәм XXI гасырның рус әкиятчеләре” дигән темага лекциядә галим В.Добровольская әйтте.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте” Гомумроссия фәнни-мәдәни конференциясе кысаларында КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары өчен филология фәннәре кандидаты, рус фольклор үзәгенең фәнни тикшеренүләр бүлеге мөдире Варвара Добровольская “Рус фольклор әкияте һәм XXI гасырның рус әкиятчеләре” дигән темага лекция укыды. Очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

“Теманың исеме бик сәер яңгырый. Күп кеше хәзерге заманда әкиятчеләр калмаган дип уйлый, алар булмаска да тиеш кебек, чөнки әкиятләр - бетеп бара торган жанрларның берсе. Әмма XXI гасырда әкиятчеләр бар”, – ди Варвара Добровольская.

Галимә иң элек әкиятнең Россиядәге тарихына күз салды: “Рус әкият традициясендә “алтын чор” дип 1908-1915 еллар аралыгын атыйлар. Бу вакытта әкиятләрнең классик җыентыклары дөнья күрә. Кызганычка каршы, әкиятләрне аудиотасмага яздырмаганнар, әкиятче сөйләмен авторлар кулдан гына яза. Ә 1917 елгы инкыйлабтан соң әкиятчеләрне еш кына радиога яздырулары мәгълүм. Әмма без хәзергәчә ул язмаларның кайдалыгын белмибез”, - диде ул.

Әйтергә кирәк, рус фольклор үзәгенең фондында сакланып калган ике язма барлыгы ачыкланды. Шул уңайдан Варвара Добровольская студентларга үзе белән алып килгән берничә уникаль язма тәкъдим итте. Иң борынгысы – 1930 елларда фольклорчы Александр Нечаев тарафыннан яздырылып алынган алты минутлык әкият Матвей Коргуев дигән язучыныкы иде. Шунысын да искәртик, Александр Нечаев барлыгы 115 әкият яздырып алган.
Тагын бер борынгы язмаларның берсе – Анна Королькова әкиятләре. Шунысы кызык: әкиятче аларны, фольклор традицияләренә таянып, үзе уйлап чыгара.

Галимә студентларның экспедицияләрендә җыелган барлык аудио һәм видео язмаларны Санкт-Петербургның фольклор үзәге сайтыннан табарга мөмкин, дип ышандырды.

“Әкиятләрне яздыру XX һәм XXI гасыр чикләрендә генә табигый күренешкә әйләнә. Әмма әкият сөйләүчеләр азая”, – ди фольклор белгече.

Алга таба Варвара Добровольская XXI гасыр әкиятчеләре турында тулырак сөйләп үтте: “Анастасия Кучкина дигән әкиятче бүгенге көндә казаклар хорында солист буларак чыгыш ясап йөри, аның үзенчәлеге дә шунда – әкиятләрне ул бик тиз темпта, ашыгып сөйли. Унбиш яшенә кадәр ул Төркиядә яши, соңыннан туган якларына кайта. Дөрес, Анастасия Кучкинаның әкиятләрендә шәрык мотивлары, төрки сүзләр урын алган.

Анна Садовникова - олы яшьтәге профессиональ әкиятче. Аның әкиятләре мифологик сюжетлар белән үрелеп бара. Шулай ук XXI гасыр әкиятчеләре арасында Клавдия Зеленова, Зоя Свалькова дигән әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр язучы әбиләр дә бар”, - диде ул үзенең чыгышында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10