ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

23 февраль 2018, 18:32 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.

Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак. Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез 12-17 градус салкын көтелә.

Аномаль салкыннар бу көннәрдә Россия башкаласында да күзәтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10