ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Әлмәтлеләр Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте

23 февраль 2018, 23:00 , Фото: almet-rt.ru/

Әлмәтлеләр Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте Айрат Хәйруллин район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, “Кораллы көчләргә – 100 ел» медален тапшырды.

(Әлмәт, 23 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәттә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр, дип яза җирле басма.

“Нефтьче” Мәдәният сараена тантанага җыелучылар игътибарына башта фильм тәкъдим ителде. Ул шәһәрдә һәм районда алып барылган эшне тулысы белән чагылдырды. Бүген яшь армиячеләр сафында 900 үсмер исәпләнә. 300 укучы кадетлар традициясен дәвам итә. Хәрби хезмәттә 465 әлмәтле. 62 егет контракт буенча хезмәтне сайлаган. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сафы елдан-ел кими бара. Бүген аларның 80 е генә арабызда.

Бәйрәм Россия һәм Татарсан гимннары белән башланды. Батыр әлмәтлеләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул җәмәгать эшендә нәшатлыларга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, “Кораллы көчләргә – 100 ел» медален тапшырды. Хәрби комиссар, полковник Ришат Сабиров армиянең бүген дә илнең таянычы булуын, техникаларның яңартылып торуын сөйләде. Үзешчән сәнгать осталары хәрбиләрне җыр-биюләре белән тәбрик итте. Концерт хәрби рухта барды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10