ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты

23 февраль 2018, 14:47

Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты Финалда Россиянең көндәше булачак команда Канада һәм Германия арасындагы ярымфинал уенында ачыкланачак.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Россиянең хоккей буенча  ирләр җыелма командасы Олимпиадада ярымфинал матчында Чехия җыелма командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, финалга чыкты.

Финалда Россиянең көндәше булачак команда Канада һәм Германия арасындагы ярымфинал уенында ачыкланачак. Бу уен бүген Мәскәү вакыты белән 15 сәгать 10 минутта башлана.

Финал матчы 25 февральдә 7 сәгать 10 минутта старт алачак. 

Искәртеп үтик, Канада командасы капкасын “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер саклый.

Россия җыелма командасы Олимпиада финалында соңгы тапкыр 1998 елда Япониянең Нагано шәһәрендә чехларга оттырган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10