ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә

Мәдәният

#атнабай флешмобына Илсур Шәрипҗанов кушылды

23 февраль 2018, 12:49 , Фото: Султан Исхаков

#атнабай флешмобына Илсур Шәрипҗанов кушылды Ул Әнгам Атнабаевның "Онытмадым" шигырен укый.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына җырчы Илсур Шәрипҗанов кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Онытмадым" шигырен укый.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

#атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев, Динар Хөснетдинов катнашты.

Шулай ук Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина, җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10