ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Фән һәм мәгариф

Чистайда балалар һәм яшьләр иҗаты сарае яңартылды

23 февраль 2018, 12:01

Сарайда 1500 дән артык бала физкультура, спорт, техника, сәнгать, табигый-фәнни, социаль-педагогик, туристик юнәлеш буенча шөгельләнә.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда “Балаларга өстәмә белем бирү” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру максатыннан, Чистай балалар һәм яшьләр иҗаты сараен капиталь ремонтлау өчен, республика бюджетыннан 47 млн сум бүленгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чистай балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда балалар шөгыльләнү өчен, яхшы шартлар тудырылган. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе – кирпечтән төзелгән 3өч катлы бина. Аның мәйданы – 6179,8 кв.м. тәшкил итә. Бина 1986 елда төзелгән, ә капиталь ремонт 2017 елда тәмамланган. Сарайда 1500 дән артык бала физкультура, спорт, техника, сәнгать, табигый-фәнни, социаль-педагогик, туристик юнәлеш буенча шөгыльләнә, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

Биредә 30 өстәмә белем бирү педагогы эшли. Алар системалы рәвештә квалификация күтәрү курсларын узалар, семинарларда, мастер-классларда, вебинарларда катнашалар. Педагоглар халыкара, бөтенроссия, республика күләмендә уздырылган һөнәри бәйгеләрдә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10