ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Президентына кандидат вәкилләрен Казанда “Штаб киңәшмәсенә” җыйдылар

23 февраль 2018, 11:15 , Фото: Александр Эшкинин

Россия Президентына кандидат вәкилләрен Казанда “Штаб киңәшмәсенә” җыйдылар   Ток-шоу форматындагы фикер алышу КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе мәйданында узды.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казанда Россия Президентына кандидатларның төбәк сайлау алды штабы вәкилләре “Штаб киңәшмәсенә” җыелды. Ток-шоу форматындагы фикер алышу КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе мәйданында узды.

Штаб җитәкчеләренә кандидатларның вәкилләрен һәм ышанычлы кешеләрен күрсәтергә, сайлау алды кампаниясе кысаларында барган эшчәнлекләре, барлыкка килгән кыенлыклар турында сөйләргә тәкъдим иттеләр.

Владимир Путин штабын Андрей Кондратьев тәкъдим итте. Артем Прокофьев Павел Грудинин штабы исеменнән, Руслан Зиннәтуллин Григорий Явлинский, Альберт Вәлиев кандидат Альфред Сурайкин штабы җитәкчесе буларак чыгыш ясады.

Андрей Кондратьев Татарстанда Владимир Путинның сайлау алды штабы иң ачыгы дип белдерде. “Биредә катнашучыларның барысын да чакырам, без ялларсыз диярлек эшлибез. Без дә сезгә килергә әзер. Шушындый алмашу эш өчен бик кирәк ”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда Владимир Путинның ышанычлы кешеләр исемлеген республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Волонтерлар җыю әле дә дәвам итә. Йөзләгән кеше сайтта анкета тутырып, әңгәмәгә килә, дип җиткерде Кондратьев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10