ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Пензада җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен бюджеттан 10 млн бирәләр

23 февраль 2018, 11:36 , Фото: архив/Рамиль Гали

Пензада җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен бюджеттан 10 млн бирәләр  Европа мәчетләрендә мондый зур гөмбәзле мәчет юк, ди Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Пензада Җиңү проспекты янәшәсендә төзелүче җәмигъ мәчетенә эшлекле сәфәре киңәшмәсен яхшы яңалык җиткерүдән башлаган. “Мәчетне төзеп бетерү өчен мөмкинлекләр эзләячәкбез һәм 10 миллион акча бүлеп бирәчәкбез”, - дип вәгъдә биргән төбәк башлыгы. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акча җәмигъ мәчетен төзеп бетерүгә тотылачак. Пензадагы мәчетне 2011 елда төзи башлаганнар. Хәзерге вакытта төзелеш өчен 90 миллионлап акча сарыф ителгән инде.

“Европа мәчетләрендә мондый зур гөмбәзле мәчет юк, гөмбәз мәчетнең матур үзенчәлеге булачак. Ир-атлар өчен ике, хатын-кызлар өчен бер зал булачак. Машиналар кую өчен зур мәйдан каралган, бинаның тышкы ягы бик матур итеп яктыртылачак - ул шәһәрнең бизәге була”, - дип сөйли Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Бакир Акжигитов.

Мәчетнең төзелеп бетү вакыты турында хәбәр ителмәгән. Ул 5 000 чамасы кеше сыйдырышлы булыр дип көтелә. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10