ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар дөньясы

Пензада татар мәдәнияте фестивале булачак

23 февраль 2018, 09:21 , Фото: tatar-congress.org

Пензада татар мәдәнияте фестивале булачак Кунакларга иҗат осталары һәм һөнәрчеләренең эшләнмәләре, милли ашлар, милли костюмнар, башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк, концерт күрсәтеләчәк.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 февральдә, Пенза шәһәренең Лермонтов исемендәге китапханәсендә татар мәдәнияте өлкә фестивале узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында кунакларга декоратив-кулланма иҗат осталары һәм һөнәрчеләренең эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе, милли ашлар, милли костюмнар, башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең тантаналы ачылышында Губернатор һәм башка хакимият органнары вәкилләренең катнашуы көтелә. Җыелган барлык кунаклар ике сәгатьлек концерт программасын карый алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10