ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Мәдәният

Соңгы елларда дөньякүләм киңлеккә чыккан әсәрләребез юк – Ренат Харис

23 февраль 2018, 10:27 , Фото: Салават Камалетдинов

Соңгы елларда дөньякүләм киңлеккә чыккан әсәрләребез юк – Ренат Харис Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты дөньякүләм танылачак әсәрләр нәкъ менә хәзер язылырга тиеш, талантлы яшьләр күп, дип исәпли.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ренат Харис соңгы елларда БДБ илләре халыкларында дөньякүләм киңлеккә чыккан язучылар юк, дип саный. Бу хакта ул Халыкара Туган тел көненә багышлап, “Сәләт йорты”нда узган чарада әйтте.

“Мин, үз чорымның, татар әдәбиятен белмим, дисәм дә була. Шуңа күрә сездән киңәш ишетәсем килә”, - дип, Ренат Хариска “Сәләт” активисты Гүзәл сорау бирде.

Ренат Харис сорауның катлаулы булуын әйтте. "Мин, бәлки, кайбер кешеләрнең күңеленә ятып бетмәслек итеп тә җавап бирермен. Бөтен совет әдәбиятын алсак, иң яхшы әсәрләр совет идеалогиясе булган чорда язылды. 1990 елдан соң, БДБ күләмендә дә, рус, татар, башкорт, мордва, мари һ.б халыклар арасында да дөньякүләм чыккан әсәрләр юк”, - диде ул.

“Хәзер, бәлки, кызыклы әсәрләр булыр. Заман да шундый - авыр, болганчык. Күңелләрдә бураннар уйнатып, ике тамчы судан чакма чагып, ут чыгара торган еллар килә. Бәлки, нәрсәдер булыр. Талантлы яшьләр күп”, - диде шагыйрь.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10