ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе ата-аналары имтихан тапшырды

23 февраль 2018, 08:00

Әгерҗе ата-аналары имтихан тапшырды “Әти-әниләр БДИ тапшыра“ бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар.

(Әгерҗе, 23 февраль, "Татар-информ", “Әгерҗе хәбәрләре“, Дания Абзалиева). “Әти-әниләр БДИ тапшыра“ бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әти-әниләр арасында әлеге имтиханда үзләрен икенче тапкыр сынаучылар да бар иде. Әйтик, 1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина узган ел да рус теленнән имтихан тапшырган булган.

– Үткән ел биремнәр җиңел түгел иде. Быел ничек булыр инде, – диде ул, бераз дулкынланып. Сүз уңаеннан: 1нче гимназиядә белем алучы кызлары Айгөл 11 сыйныфны тәмамлый быел.

– Бик тиздән бу урында алар утырыр. Ә хәзергә БДИга әзерләнәләр, – диде ул.

Имтихан тапшыручыларга мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина уңышлар теләде.

– Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары елның-елында рус теленнән имтиханны яхшы тапшыралар. Узган ел да күрсәткечләребез уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булды. Сез дә сынатмассыз дип ышанам, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Аннан ата-аналар металл җайланма аша узып сыйныф бүлмәсенә керделәр. Контроль-үлчәү материаллары алар алдында ачылып таратылганнан соң, әти-әниләр иң беренче чиратта бланклар тутырдылар. Аннан биремнәрне эшләүгә күчтеләр.

– Биремнәр алай катлаулы булды димәс идем. Шулай да бераз уйларга туры килде. Бигрәк тә икенче өлеше минем өчен авыррак булды. Анысында укылган текст буенча инша язарга кирәк иде. Тик гомуми нәтиҗә начар булыр дип уйламыйм. Нигездә, имтихан бирү миңа бик ошады. 9 сыйныфта укучы улыбыз Айдарга да шулай дип сөйләячәкмен. Белемең булган очракта бернинди куркынычы юк икән, – диде Аида Заитова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10