ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Фән һәм мәгариф

Апас районы җитәкчеләре һәм ата-аналар бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

22 февраль 2018, 23:00

Апас районы җитәкчеләре һәм ата-аналар бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар Биредә имтихан тапшыручылар игътибар белән паспорт буенча бланкларны тутырдылар.

(Апас, 22 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бүген Апас урта мәктәбендә “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне“ акциясе узды, дип яза җирле басма.

Акциядә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы балаларның әти-әниләре катнашты. Катнашучыларны иң элек имтиханга керү тәртибе белән таныштырдылар. Аннан һәрберсе металлодетектор аша үтеп, имтихан үтәсе аудиториягә уздылар. Биредә имтихан тапшыручылар игътибар белән паспорт буенча бланкларны тутырдылар. Аннан бергәләшеп имтихан башлану һәм аның тәмамлану вакытын билгеләп, биремнәрне чишү өлешенә керештеләр. Барысы да үзләрен чын имтихан тапшыручы буларак хис итеп, дулкынлану хисе дә кичерделәр. Имтихан тапшыручы укучыларга уңышлар теләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10