ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять, Мәдәният

КФУ студентлары Кытай халкының Яңа ел каршылау традицияләрен күрсәтте

22 февраль 2018, 17:00 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУ студентлары Кытай халкының Яңа ел каршылау традицияләрен күрсәтте Кытай календаре буенча Яңа ел 21 гыйнвар белән 21 февраль аралыгына туры килә.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген КФУның Филология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары Кытай халкының Яңа ел каршылау традицияләрен күрсәтте. Халыкара телләр көненә багышланган чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

“Кытайда Яңа ел бәйрәме бик матур үтә. Безнең өчен Яңа ел - гаилә бәйрәме. Күбебез әти-әнисе янына кайта, туганнар белән очраша. Яңа елда йортка кунаклар күбрәк килгән саен ел уңышлырак һәм мулрак үтәчәк”, - ди Фу Итин.

Кытайлылар фикеренчә, Яңа елда табигать, җир һәм барлык тереклек йокысыннан уяна. Баштарак бу бәйрәмне алар “Синьнянь” (Яңа ел) дип атаса, бүген “Чуньцзе” (Яз бәйрәме) дип йөртәләр. 1911 елның Синьхань революциясеннән соң, Кытайда яңа ел исәбе кертү нәтиҗәсендә, шулай үзгәрә.

Кытайлылар Яңа елда төрле кагыйдәләр үти. Бөтен ел шатлыклы булсын өчен, алар Яңа елның тәүге көнен күңелле үткәрә. Ел муллыкта үтсен өчен, бәйрәм табынына мөмкин кадәр күбрәк сый әзерлиләр. Яңа елда бурычлы булмасын өчен, бәйрәм алдыннан бурычка акча алмыйлар һәм булганын кайтаралар.

“Без юрауларга ышанабыз. Шуңа күрә Яңа ел бәйрәмен каршы алганда, ныклап әзерләнәбез. Бәйрәмгә кием сайлаганда, кызыл төскә өстенлек бирәбез. Бу төс бәхет һәм шатлык алып килә. Елның беренче көнендә бәлаләр килмәсен өчен, “үлем”, “фәкыйрьлек” кебек сүзләрне әйтергә ярамый. Аның белән бергә киләчәк байлыгыңны себереп түкмәс өчен, чүп-чар ыргыту да тыела”, - ди Шан Сюеянь.

Кытайда яшәүчеләр Яңа ел явыз көчләр белән әйләндереп алынган, дип уйлый һәм аларны хлопушкалар һәм фейерверклар ярдәмендә куркыта. Элегрәк биредә шартлаткычлар урынына бамбук таяклары кулланылган.

Табында итле ризыклар булырга тиеш. Табын уртасына нарат ботагы утыртылган ваза кую, Кытайда озын һәм бәрәкәтле гомер юрый.

Чарага килүчеләр өчен, студентлар бәйрәм маскасы әзерләү һәм Кытай телендә аралашырга, язарга өйрәтү буенча мастер-класс та күрсәттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10