ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде

22 февраль 2018, 13:26 , Фото: dumrt.ru

Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 ел хисабына багышланган чаралар дәвам итә.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ").  Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 ел хисабына багышланган Пленум кысаларында Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан имамнары өчен дәресләр һәм ачык лекцияләр башланып китте. Дин әһелләре Голамәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиевтан никах һәм талак мәсьәләләре буенча бәхәсле сорауларга җаваплар алды. Үз дәресен шулай ук Бахрейннан килгән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи да бирде. Ул имамнарга дини мирасны өйрәнү, чыганаклар белән эшләү турында сөйләде", - дип язылган әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10