ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы үсешенең мөһим шарты

22 февраль 2018, 12:28 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов: Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы үсешенең мөһим шарты Бүген район (шәһәр) судлары рәисләре, рәис урынбасарлары, җәмәгать суды вәкилләре 2017 ел йомгаклары буенча киңәшмәгә җыелды.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район (шәһәр) судлары рәисләренең, рәис урынбасарларының, җәмәгать судлары вәкилләренең 2017 ел йомгаклары буенча уздырылучы киңәшмәсендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы социаль-икътисади үсешенең мөһим факторларыннан берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Безнең төп бурыч – яшьләр арасында экстремизмга, террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә комплекслы каршы тору. Үткән ел судларның һәм хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән экстремизмга, террорчылыкка каршы тору өлкәсендә 29 җинаять эше буенча хөкем чыгарылган, 60тан артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Интернет челтәрендә экстремистик материаллар урнаштыру туктатылган".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гражданнарның, шул исәптән акча кертүдә алданган затларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау өлкәсендә бердәм хокук куллану практикасын формалаштыруда судларның роле зур.

Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, Татарстан судлары 2017 елда 11 141 эш караган, 2016 ел белән чагыштырганда 500 җинаять эшенә артык. Каралган административ эшләр 2016 елга карата өч мәртәбә кимрәк. Судлар тарафыннан каралган административ эшләрнең 37 проценты җәмәгать тәртибен бозуга кагылышлы, 16 проценты – юл хәрәкәтен бозулар буенча, ә 11 проценты салымнар һәм иминият түләүләренә бәйле. Татарстан Республикасы судлары хисап елында 72 кешегә карата аклау хөкеме чыгарган, затларның 29%ына карата җинаять эшләре туктатылган. Үткән елда барлыгы 16 меңнән артык зат җинаять җаваплылыгына тартылган, 4 җинаять буенча карарны присяжный утырышчылар чыгарган.

Татарстанда судларны матди-техник тәэмин итү эше дәвам итә. Якын киләчәктә төзелеп килүче район һәм шәһәр судлары биналары ачылачак. Бүгенгә барлык җәмәгать судлары урыннарында видеокүзәтү оештырылган.

Барлык суд участокларында урнаштырылган веб-камералар – видеоконференцэлемтә куллану нәтиҗәсендә республикада административ хокук бозулар турында каралучы эшләр саны шактый арткан. Соңгы 3 елда җәмәгать судларының эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүгә 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, җәмәгать судьялары аппаратлары штаты 33 берәмлеккә арттырылган.

Рөстәм Миңнеханов суд системасына кертелүче яңалыкларга да тукталды. 2018 елның 1 июненнән район һәм шәһәр судлары эшендә присяжный утырышчылар институты практикасы кулланылачак. Округ апелляция һәм кассация судлары булдыру турындагы законы проекты Казанда кассация судларының берсен урнаштыруны күз алдында тота. Бу бездән оештыру эшләрен таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов.

"Республикада документларның электрон әйләнеше гамәлдә һәм даими рәвештә камилләштерелә, бу судларга да кагыла, - диде Рөстәм Миңнеханов, мәгълүмат технологияләре турында сөйләгәндә. – Республикада эшләнгән тәҗрибә Россия Югары суды пленумының карарлары нигезенә салынган һәм электрон рәвештәге документлар белән эшләвендә дә кулланыла".

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты суд системасының тырыш хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10