ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде

22 февраль 2018, 12:46 , Фото: Александр Елисеев\Салават Камалетдинов

«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде Салават Камалетдиновка Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнүченең фотосы өчен диплом тапшырылды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан район һәм шәһәр судлары рәисләре киңәшмәсендә Татарстан Югары суды рәисе «Татар-информ» агентлыгы фотографы Салават Камалетдиновка диплом тапшырды.

Салават әлеге дипломга, мәгълүмат чараларында суд системасын иң яхшы яктыртучыны ачыклау максатыннан үткәрелгән Х Республика бәйгесендә катнашып, лаек булды.

Салават Камалетдиновка КФУ студенты, Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнгән скинхедның фотосы өчен диплом бирделәр. Ул фотоны Роман Хәлилов кулга алынган көнне – 2017 елның 10 мартында төшергән булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10