ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза

22 февраль 2018, 12:13 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залындагы тантанада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу - намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында уза торган тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.

Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Казан югары хәрби команда училищесы байрагы кертелде. Аннары дәүләт гимннары яңгырады.

Казан югары танк училищесы җитәкчесе генерал-майор Кирилл Кулаков Кызыл Армия оешу тарихына тукталды. Бөек Ватан сугышы елларында совет солдаты батырлыкларын билгеләп узды.

Бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Кораллы көчләр ветераннары, офицерлар, солдатлар! Бүген без тантаналы дата - Ватанны саклаучылар көне алдыннан очраштык. Бу намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Үзен аямыйча дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Ветераннарга аеруча рәхмәт. Сезнең һәркайсыгызның тормышы - каһарманлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге. Без хәрби һәм граждан бурычын үтәүчеләрне, иле хакына һәлак булганнарны хөрмәтлибез. Бөек Ватан Сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә 226 якташ лаек булды", - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның безнең арада булуын билгеләп узды.

"Бүген көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары геройларның эшен дәвам итә. Яшьләрнең күбесе өчен алар хәрби хезмәт, батырлык мәктәбе булып тора. Аларның Әфганстанда, Төньяк Кавказ төбәгендә контрооперацияләр һәм башкаларда катнашуы шуңа мисал", - диде.

Аннары Президент СССР дәүләт бүләкләренә таныклыклар, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Президенты Рәхмәт сүзе тапшырды.

Бу минутларда концерт программасы бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10