ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар

22 февраль 2018, 12:00 , Фото: скриншот видеотрансляции

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар Сайлау бюллетененең формасы турындагы мәсьәлә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында беренчеләрдән булып каралды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар. Комиссия рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

Россия Федерациясендә сайлаулар турындагы Федераль закон таләбе нигезендә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан бюллетеньнең формасы һәм тексты расланды, дип искәртте ул.

«Закон нигезендә, РФ субъектлары бюллетеньнәрне рус һәм РФ составына керә торган республиканың дәүләт телендә бастыру турында карар кабул итү хокукына ия. Без мондый карарны тавыш бирү башланырга 22 көн кала, ягъни 2018 елның 23 февраленә кадәр кабул итәргә тиеш», - дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10