ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

22 февраль 2018, 11:45 , Фото: Султан Исхаков

Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар Тантанада Татарстанның барлык районнарыннан килгән делегацияләр катнашты.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга Татарстанның барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде.

«Бу – Татарстан тарихындагы иң зур акция. Моңа кадәр, шулай оешкан төстә, бөтен районнар белән Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрбиләрне искә алмый идек. Бүген яңа традициягә нигез салынды дип уйлыйм», - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Мәңгелек утка чәчәкләр кую тантанасында 46 делегация: 43 муниципаль район һәм Казан, Чаллы шәһәрләре муниципаль берәмлекләре, шулай ук республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10