ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Язучы Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

22 февраль 2018, 11:01

Язучы Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге бүләккә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен лаек булды.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе булды. Бу хакта "Казан утлары" журналы сайтында хәбәр ителә.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе филиалы бүлеге мөхәррире Юнысов Рәфикъ Юныс улы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез, диелә котлау хәбәрендә.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Рәфикъ Юнысны олы дәүләт бүләге алуы белән тәбрикләп, теләкләрен Котлау телеграммасы аша җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10