ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Икътисад

Казан кешесе коммуналь хезмәтләргә һәм йорт ихтыяҗларына елына 112 мең сумлап акча тота

22 февраль 2018, 10:36 , Фото: Султан Исхаков

Казан кешесе коммуналь хезмәтләргә һәм йорт ихтыяҗларына елына 112 мең сумлап акча тота Моннан бер ел элек чыгымнар өчтән бер өлешкә кимрәк – 83 мең сум тәшкил иткән булган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда яшәүче бер кеше елына торак-коммуналь хезмәтләренә һәм йорт ихтыяҗларына уртача 112 мең сум акчасын сарыф итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яндекс.Деньги матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Моннан бер ел элек ул өчтән бер өлешкә кимрәк – 83 мең сум тәшкил итә иде. Тикшеренүдә казанлыларның коммуналь хезмәтләр, йортны саклау, телевидение, телефон, интернет, шулай ук йорт һәм ремонт өчен кирәк-яраклар алырга сарыф иткән акчасы исәпкә алынды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казанда яшәүчеләр, йорт һәм ремонт өчен товарлар сатып алганда, интернетка ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Бер ел эчендә казанлылар йорт өчен товарларны интернет аша - 4,4, ремонт өчен кирәк-яракларны 11 мәртәбә күбрәк сатып алган. Әлеге категорияләрдә чекның уртача бәясе 3280 һәм 5590 сум тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10