ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

«Салават күпере»ндәге 12-4нче йортның таләпләргә туры килүенә бәяләмә биреләчәк

22 февраль 2018, 09:38 , Фото: Рамиль Гали

«Салават күпере»ндәге 12-4нче йортның таләпләргә туры килүенә бәяләмә биреләчәк Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе регламенты нигезендә, нормаларга туры килү турында бәяләмә бирү вакыты кимендә дүрт көн тәшкил итә.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). «Салават күпере» микрорайонындагы 12-4нче йортка объектның техник регламентлар, төзелеш, проект документлары кагыйдәләре һәм нормаларына туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе регламенты нигезендә, нормаларга җавап бирү турында бәяләмә бирү вакыты кимендә дүрт көн тәшкил итә.

12-4нче йорт «Салават күпере» микрорайонының беренче чиратындагы унсигезенче бина булачак.

«Салават күпере» торак комплексының беренче чираты (10, 11, 12, 13нче кварталлар) 6 мең 426 фатирлы 22 йорттан тора.

«Салават күпере» микрорайонының икенче чираты да (7 һәм 8нче кварталлар) төзелә. Ул 2 мең 924 фатирлы 10 йорттан торачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10