ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Татар дөньясы, Дин

Хабаровск мәчете каршындагы пансионатта 15 бала дини белем үзләштерә

22 февраль 2018, 08:10 , Фото: http://tatar-congress.org

Хабаровск мәчете каршындагы пансионатта 15 бала дини белем үзләштерә Васил Шәйхразиев Хабаровскида Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Хабаровскига сәфәре вакытында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Хабаровск мәчете һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән дә танышты. Диния нәзарәтенең бүгенге торышы белән аның рәисе Әхмәд хәзрәт Гарифуллин таныштырды. Бу очрашуга мәчеткә йөрүче ханымнар да килгән иде.

Мәчеттә мәктәп укучылары өчен пансионат та эшли. Хәзергә 15 бала шунда яшиләр. Көндез - мәктәптә, кичен мәдрәсәдә укыйлар.

Мәчет эшчәнлеге, гомумән бу җирлектәге Диния нәзарәтенең эшчәнлеге Казаннан килгән кунакларда бик уңай тәэсирләр калдырды, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәрендә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10