ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Түбән Кама - 2017 елда районнарның социаль-икътисадый үсеш рейтингында 3 нче урында

22 февраль 2018, 07:21 , Фото: http://president.tatar.ru

Түбән Кама - 2017 елда районнарның социаль-икътисадый үсеш рейтингында 3 нче урында Бу хакта кичә Түбән Кама район Советы утырышында билгеле булды.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре белән барды. Ул район Советының йомгаклау утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта төп чыгышны 2017 елда Түбән Кама мунициципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин ясады. Утырыш Интернет челтәрендә онлайн режимында трансляцияләнде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында кече һәм урта бизнесны Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре белән берлектә үстерергә, шулай ук эшне яңа башлап килүче эшкуарлар өчен бизнес булдыруны гадиләштерергә өндәде.

2017 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы республиканың муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисадый үстерү рейтингында – 3 нче урынны, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча икенче урынны алган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышта чыгыш ясап, 2017 елда республиканы икътисадый үстерү йомгаклары белән таныштырды. Татарстан Республикасының җыелма төбәк продукты (ҖТП) күләме 2 трлн. 115,5 млрд. сум тәшкил иткән, 2016 елның шушы чорына карата үсеш 2,8%, сәнәгать җитештерүе индексы – 101,8%, ваклап сату әйләнеше – 843,9 млрд. сум, ягъни 102,8%.

2017 елда Татарстанда 35 млн. 845 мең тонна нефть чыгарылган, 2016 елның шушы чорына карата - 101%. Шул исәптән «Татнефть» ГАҖ – 28 млн. 587 мең тонна.

Рөстәм Миңнеханов утырышта күтәргән мәсьәләләрнең берсе – бюджетка недоимкалар, салымнарны түләү буенча бурычлар. Татарстан Республикасы Президенты район башлыгына бу юнәлештә активрак булырга киңәш итте.

Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, район халкының ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә карата дәгъвалары бар.

2017 ел йомгаклары буенча район агросәнәгать секторын җитештерү-икътисадый үстерү күрсәткечләре буенча 11 нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 4 миллиард сум тәшкил итә.

«Сезнең базарыгыз гаять зур – шәһәр, район, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шәхси хуҗалыклар яшелчә, җиләк-җимеш бизнесы белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырырга кирәк». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10