ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Әгерҗе эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларга җавап алды

22 февраль 2018, 03:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларга җавап алды Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды.

(Әгерҗе, 22 февраль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“, Екатерина Самсонова). “Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү“ форматындагы очрашулар кысасында Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды, дип яза җирел басма.

 “Әгерҗенең “Авангард“ яшьләр үзәгендә узган очрашуда Татарстан эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм башка вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы эшмәкәрләрне үз эшчәнлеге белән таныштырды.

Әгерҗе эшмәкәрләре тарафыннан бик күп сораулар яңгырады. Алар “Лизинг-грант“ программасына, салым түләүгә, “Мехуборка-К“ компаниясе эшчәнлегенә, банкларның клиентларга хезмәт күрсәтүенә һәм башка темаларга кагылышлы булды.

Фикер алышуларда район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Кайбер сорауларга шунда ук җавап алынды. Ә вакыт таләп иткәннәре беркетмәгә теркәлде.
– Әлеге сорауларның берсе дә игътибарсыз калмаячак, – дип ышандырды Тимур Нагуманов.

Ике сәгать дәвам иткән очрашудан соң эшмәкәрләр Татарстан эшмәкәрлек Советы һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы җәмәгать кабул итүе вәкилләренә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10