ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Азнакай муниципаль район Советы утырышы узды

22 февраль 2018, 04:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай муниципаль район Советы утырышы узды Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

(Азнакай, 22 февраль, "Татар-информ"  “Маяк”). Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин кичә Азнакайга эшлекле визит белән килде. Ул Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев та булды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 2017 елда районның социаль-икътисади үсешен һәм 2018 елга бурычларны яктыртты, дип яза җирле басма.

– Сүз дә юк, җирле үзидарә органнары, җитәкчелек алдында торучы төп бурычларның берсе – районга инвесторлар җәлеп итү, җитештерү предприятиеләрен ачу, эшмәкәрлек хисабына сәнәгать продукциясе күләмен арттыру. Әлеге максаттан районда алты сәнәгать мәйданчыгы төзелде. Монда бизнес белән шөгыльләнү өчен ташламалы шартлар булдырылды. Әле күптән түгел генә депутатлар корпусы тарафыннан сәнәгать мәйдәнчыклары резидентлары 2022 елның 31 декабренә кадәр җир участоклары өчен аренда түләвеннән азат ителде. Киләчәктә аларны биш елга җир салымыннан азат итү дә күздә тотыла.


Эшмәкәрләр дәүләт ярдәменнән дә актив файдалана. Узган ел 46 кеше 24 миллион сум ярдәмгә ия булды, – диде район башлыгы.

Авыл хуҗалыгы районның өстенлекле тармакларыннан берсе булып кала. Узган ел 3 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Катлаулы һава шартларына карамастан,аграрийлар гектардан 33 ц уңыш алып,144 мең тонна ашлык җыйды. Шулай ук терлекчелек тармагы да үсештә. Сөт җитештерү – 8, ит җитештерү 2 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештеүчеләргә төрле программалар ярдәмендә 223 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Соңгы елларда районга кертелгән инвестицияләр күләме 12 млрд сум тәшкил иткән.

Мондый уңышлар башка өлкәләрдә дә күзәтелә.

– Башкарылган эшләркүп, әмма хәл итәсе проблемалар да юк түгел.

Без аларны бергәләп чишәрбез ди пышанам, – диде Марсель Шәйдуллин чыгышын йомгаклап.

Аннан соң ул бер төркем азнакайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Рөстәм Нигъмәтуллин район эшлекле визит барышында төбәкне өйрәнү музеенда, “Чатыр-Тау Арена” универсаль спорткомплексында булып, андагы мөмкинлекләр белән дә танышты, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10