ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Мәдәният

Теләчеләр Тукай клубында язучы Фатих Хөсни истәлегенә үткәрелгән әдәби кичәдә катнашты

22 февраль 2018, 00:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчеләр Тукай клубында язучы Фатих Хөсни истәлегенә үткәрелгән әдәби кичәдә катнашты Фатих Хөсни иҗатын бәяләүчеләр аның олылыгын, иң беренче милләт җанлы булуда, милли рухта язылган әсәрләрдә күрделәр.

(Теләче, 22 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Башкалабызның “Тукай” клубында татар әдәбиятенең классигы, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә узды. Кичәдә язучының туганнары, дуслары, татар язучылары һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева җитәкчелегендә Теләче районы делегациясе дә катнашты диелә район хәбәрендә.

Кичәдә Фатих Хөснинең тормышы, иҗаты турында презентацияләр күрсәтелде.  Аның прозасы да гадәти түгел, ә шигъри проза. Сәхнәдә Татарстанның халык шагыйре, язучы аның белән бәйле истәлекләрен яңартты. Кичә барышында аның Казан консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова “Кошлар тынды” җырын башкарды, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй язучының “Йөзек кашы” яттан әсәрен сөйләп тамашачыларны шаккатырды.

“Йөзек кашы” бүген дә яши, бүген дә укучыларны уйландыра да, дулкынландыра да. Моннан берничә ел элек әлеге әсәр сәхнәләштереп Г.Камал театрында куелды. Кичәдә спектакльдән өзекне Алмаз Сабирҗанов белән Гөлчәчәк Гәйфетдинов башкарды.

Фатих Хөсни иҗатын бәяләүчеләр аның олылыгын, иң беренче милләт җанлы булуда, милли рухта язылган әсәрләрдә күрделәр. Әдәби кичәдә катнашкан үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева да әлеге фикерне куәтләде.” Мин сезгә районыбыз башлыгы Илдус Зариповның сәламнәрен алып килдем. Якташыбыз белән горурланабыз. Без аның туган көненә ел башыннан әзерләнәбез. Зур дәрәҗәдә үткәрергә тырышабыз, Фатих Хөсни белән яшибез. Аның әсәрләре кешелеклек, затлылык, зыялык белән бергә гади дә. Зур язучы булса дагадилеген югалтмаган, милләт җанлы язучы”, -диде үзенең чыгышында.

Олы Мәтәскә авылыннан килгән ветеран укытучы Әнвәрә Нигъмәтҗанованың да әйтер сүзләре бар иде. “Фатих Хөснинең бездә тууы белән горурланабыз. Аның җирлегебездә музее эшли, экспонатлар аның җылыгын саклый.Ул табигатьне, авылны, кешеләрне яратты дип сөйлиләр. Шунлыктан аның әсәрләрендә туган як җылысы чагыла. Киләчәк буыннарга да аның мирасын җиткерергә бурычлыбыз”, - диде ул дулкынланып.

Бу көнне бик күп язучылар, сәнгать эшлеклеләре Равил Шәрәфи, Розалия Зәкиева, Рифат Свергин һәм башкалар чыгыш ясады. КичәнеТатарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды. Чарадан теләчелеләр рухый байлык туплап кайтты.

Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе, Фатих Хөсни музее директоры Зәнфирә Хуҗиәхмәтова Фатих Хөснинең туган көне уңаеннан, тормыш иптәше Фәридә ханымның хәлен белеп кайттылар, диелә район басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10