ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Азнакай мәктәбендә 100 еллык юбилейлары уңаеннан тантаналы чара узды

22 февраль 2018, 01:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай мәктәбендә 100 еллык юбилейлары уңаеннан тантаналы чара узды Азнакайның 1нче урта мәктәбе – Россия укучылар хәрәкәтенең терәк мәйданчыгы булып тора.

(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 1 не урта мәктәбендә 100 еллык юбилейлары һәм Ватан сакчысы көне уңаеннан тантаналы чара узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Анда район хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ринат Җиһаншин һәм Әфган сугышы ветераны Фәрит Батыршин катнашты.

Мәктәп үзенең кыю, илгә тугрылыклы уллары белән горурлана ала. Әфган халкы һәм илебез иминлеге өчен 20 укучысы тау-кыялар җирендә гомерен аямый көрәшкән.
– Мин 1 нче мәктәптә белем алуым, безгә яхшы тәрбия биргән укытучыларым белән горурланам, – диде Фәрит Батыршин.

Ринат Җиһаншин тугыз елдан артык барган Әфган сугышының үзләре өчен генә түгел, әти-әниләре өчен дә зур сынау булуын билгеләп узды. Бу сугышта 14 меңгә якын совет солдатының гомере өзелгән. Алар арасында 1 нче мәктәп укучысы Наил Бәдердинов та бар. Яу кырында һәлак булганнарны зал бер минутлык тынлык белән искә алды.
– Без үз бурычыбызны намус белән үтәдек. Илнең, республиканың, районның киләчәге – сезнең кулларда. Бүген сезнең өчен иң мөһиме – тырышып белем алырга, Ватанны сакларга әзерләнергә. Армия – ул чыныгу мәктәбе. Андагы авырлыкларны җиңү өчен физик һәм рухи яктан ныклык сорала, – диде Ринат Җиһаншин.

Азнакай 1 нче урта мәктәбе – Россия укучылар хәрәкәтенең терәк мәйданчыгы булып тора. Аның сафларына әлеге чарада 3 А сыйныфы активистлары да өстәлде.
Очрашу укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Автомат сүтеп-җыю буенча да егетләр ветеран-сугышчыларга осталыкларын күрсәттеләр.

Шулай ук мәктәп Россия укучылар хәрәкәтенең «Армейский чемоданчик» Бөтенроссия акциясенә дә кушылган. Укучылар бабалары, әтиләре, абыйларының солдат ядкәрләре һәм истәлекләреннән күргәзмә оештырганнар, диелә район газетасында.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10