ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Җәмгыять

Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк

21 февраль 2018, 21:48 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк “Без проектка акча бүлеп бирдек, проектлау тәмамлангач, аны республика программасына кертәчәкбез һәм төзелешкә рөхсәт алачакбыз",- диде Илсур Метшин.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда Салмачы һәм Привольный бистәсе тирәсендә Нокса елгасы аша яңа күперне проектлау эшләре башланды.
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Иде буе районнарында яшәүчеләр белән очрашуда сөйләде, дип хәбәр итә Казанның башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Тукай исемендәге Татар филармониясендә халык белән актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен очрашу узды. Анда “Восточный” территориаль иҗтимагый идарә рәисе Дамир Имангулов та бар иде. Ул Казан мэрыннан яңа күпер төзелеше турында сорады.

“Без проектка акча бүлеп бирдек, проектлау тәмамлангач, аны республика программасына кертәчәкбез һәм төзелешкә рөхсәт алачакбыз. Планда ул бар, проблеманы беләбез, шуңа күрә беренче этапка акчаны үзебез бүлеп бирдек”, - диде Илсур Метшин

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10