ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Республиканың алдынгы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” исеме өчен көрәшә

21 февраль 2018, 21:22 , Фото: архив/Михаил Захаров

Республиканың алдынгы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” исеме өчен көрәшә Бәйгенең зональ этаплары 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк, 20 тәрбияче финалга чыгачак.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ").  Татарстанда республиканың алдынгы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” исеме өчен көрәшә. “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зональ турлары дәвам итә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минзәлә, Чистай, Буа районнары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа чишмә, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас районнары тәрбиячеләре үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен күрсәттеләр, диелә әлеге хәбәрдә.

“Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зональ этаплары 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә 20 тәрбияче финалга чыгачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10