ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Мәдәният

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

21 февраль 2018, 19:38 , Фото: Александр Эшкинин

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге III "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты композитор Яруллиннар нәселенә багышланган. Программа "Яруллиннар - моңлы нәсел" дип атала. Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры бүген Рөстәм Абязов дирижерлыгында чыгыш ясый. Солист - Максим Монасыйпов.

Хәзерге минутларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты бара.

Фестиваль "Мирас"

Концерт Заһидулла Яруллинның моннан 105 ел элек язылган "Тукай маршы" белән башланып китте. Ул Нәҗип Җиһанов оркестровкасында яңгырады. Программаны күренекле татар композиторы Фасил Әхмәтовның "Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган симфоник поэмасы" дәвам итте.

Программага Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетыннан зур сюита, Мирсәет Яруллинның "Скрипка белән оркестр өчен концерты" кертелгән.

Фестиваль "Мирас"

Концерт ике телдә бара. Алып баручылар композиторлар турында кыскача мәгълүмат бирде. Алар Заһидулла Яруллинның Салих Сәйдәшевнең беренче музыка укытучысы булуын искәртте. Фәрит Яруллинның Бөек Ватан сугышында ятып калуы, вафатыннан 15 елдан соң, 1958 елда Тукай премиясенә лаек булуы әйтелде. Заһидулла Яруллинның икенче улы Мирсәет Яруллинның 1977-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе булуы, Казан дәүләт консерваториясең татр музыка сәнгате факультетының беренче деканы булуы турында мәгълүмат бирелде. Залда музыка мәктәбе укучылары да булуын искә алсак, ике телдә бирелгән мондый мәгълүмат бик урынлы.

"Мирас" фестивале Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский инициативасы белән тормышка ашырыла. Фестивальне арт-директоры - музыка белгече, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. 

Фестиваль "Мирас"

"Татар-информ" “Мирас” татар музыкасы фестиваленең беренче концерты Фуат Мансуров истәлегенә багышланды, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10