ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә чакырды

21 февраль 2018, 19:54 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә чакырды Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен республиканың эре предприятиеләрен җәлеп итәргә кирәк, дип исәпли Татарстан Президенты.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына килде. Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашу иде. Утырышта Президент Түбән Камада кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә игътибар итәргә кирәк, диде. Бу хакта Түбән Кама районы Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Рабочая поездка Нижнекамский район.

“Биредә бик эре сәнәгать һәм эре предприятиеләр бар, алар кече һәм урта бизнес өчен җитди мөмкинлек бирә. Түбән Камадагы кебек мөмкинлек беркайда да юк”, - дип билгеләп үтте ул.

Рабочая поездка Нижнекамский район.

Бу процесска республиканың эре предприятиеләрен җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.

Рабочая поездка Нижнекамский район.

Рөстәм Миңнеханов чыгышы барышында белдергән сораштыру нәтиҗәләре буенча район эшмәкәрләренең 56 проценты, муниципаль хакимият аларга ярдәм итми, хәтта бизнес алып барырга комачаулый, дип саный. Моннан тыш, эшмәкәрләрнең 10 проценты коррупция белән “очрашу”ларын әйткән.

Утырышта билгеле булганча, 2017 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы республиканың муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисади үстерү рейтингында өченче урынны, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча икенче урынны алган. Төяп җибәрелгән продукция күләме гомумреспублика күрсәткечләрендә 21% били.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10