ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Әгерҗе районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

21 февраль 2018, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Районда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши.

(Әгерҗе, 21 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Халыкара туган тел көнендә Әгерҗе районы Тирсә балалар бакчасында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде, дип яза җирле басма.

Районда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши. Балалар бакчасында да 80гә якын бала арасында татарлар, руслар, удмуртлар, марилар бар. Әйтергә кирәк, бакча коллективы сабыйларда кечкенәдән төрле милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләнә. Бәйрәмдә дә без җыр-биюләрнең шаһитләре булдык. Авыл Мәдәният йортында узган Аулак өйдә өлкән яшьтәге апалар борынгы җырларны башкардылар, уеннарны күрсәттеләр. Бишек җырын көйләделәр, мөнәҗәт әйтттеләр. “Йөзек салыш“, “Капкалы“ уеннарында балалар да бик теләп катнаштылар. Аулак өйгә ут күршеләр удмуртлар, руслар, марилар да килгән иде. Алар да борынгыдан калган йолаларны яңарттылар. Балалар белән бергә җыр-биюләр башкардылар. 

Удмуртиядән килгән тәрбияче Ләйсирә Йосыпова:

– Безнең балалар бакчасында да әби-бабайлар катнашында бик күп борынгы бәйрәмнәр уздырыла. Җырлар, уеннар аша сабый күңеленә әхлак орлыклары салабыз, аларда телебезгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбиялибез, – диде.

Бу көнне башка бакчалардан килүчеләр эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Соңыннан Гөлназ Ягъфәрова җитәкчелегендәге Тирсә балалар бакчасы коллективы милли бәйрәмнәргә багышланган үзләре чыгарган календарьны тәкъдим итте. Аның һәр аен бер бәйрәмгә багышлап эшләгәннәр. Мәсәлән, гыйнвар – чәкчәк, февраль – өмә, март – Нәүрүз һәм башка бәйрәмнәр. Киләчәктә әлеге календарь төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән тулыландырылачак, диделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10