ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Казанда Көньяк Хорасан провинциясе вәкилләре белән очрашты

21 февраль 2018, 17:48 , Фото: prav.tatarstan.ru

Алексей Песошин Казанда Көньяк Хорасан провинциясе вәкилләре белән очрашты Татарстан, Россия төбәге буларак, Иран белән күптән хезмәттәшлек итә.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Көньяк Хорасан провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры искә төшергәнчә, Татарстан, Россия төбәге буларак, Иран белән күптән хезмәттәшлек итә. 2007 елдан башлап Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы эшли, аның эше шулай ук Татарстан һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертә.

Казанда быел 10-12 майда “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit” 10 нчы халыкара икътисади саммит узачак, диде Алексей Песошин. Ул Иран Ислам Республикасы һәм Хорасан провинциясе вәкилләрен саммитта катнашырга чакырды.

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында 20 июньдә “Казан-Арена” стадионында “Иран-Испания” футбол матчы узачак. “Без сезне бу матчта күрүебезгә шат булачакбыз”, - диде Алексей Песошин, делегация әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында Көньяк Хорасан провинциясе губернаторы урынбасары Сейед Моджтаба Алави Мөхәммәд чакыру өчен рәхмәт белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10