ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Роспотребнадзор Төркия курортларын тикшерәчәк

21 февраль 2018, 15:46 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Роспотребнадзор Төркия курортларын тикшерәчәк  Россия һәм Төркия белгечләре йогышлы авырулар килеп чыкканда үзара дами рәвештә мәгълүмат алышып тору турында килеште.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте туристлык вакыты башланганга кадәр Төркия курортларында инспекция уздырачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Белгечләр россиялеләрнең әлеге республикада булганда йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычын киметү чараларын бәяләячәк.

Россия ягы тәкъдиме белән Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре һәм Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре киңәшмәсе узды. Алар Төркиядә Россия гражданнары сәламәтлегенә куркыныч тудыручы йогышлы авырулар килеп чыкканда үзара дами рәвештә мәгълүмат алышып тору турында килеште. Шулай ук Төркия республикада Зика бизгәге һәм себер түләмәсе буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландыруга юл куймауда эшләнелүче чаралар турында мәгълүмат бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10