ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Татарстанда корбанга сарыклар җитә, оештырылуы җитми – авыл хуҗалыгы министрлыгы

21 февраль 2018, 13:32 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда корбанга сарыклар җитә, оештырылуы җитми – авыл хуҗалыгы министрлыгы Бүген республика фермаларында – 51 мең, шәхси хуҗалыкларда 300 мең баш сарык бар.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда сарыклар бар, ә корбанга сату өчен оештыру эшләре җитми. “Татар-информ” хәбәрчесенең “Ни өчен Корбан Гаетенә сарыкларны Казахстаннан алып кайталар?” дигән соравына Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җавап бирде.

“Республика хуҗалыкларында бүген 51 мең тирәсе сарык бар. Заманында ул 1 млн иде. Шәхси хуҗалыкларда 300 меңнән артык баш исәпләнә. Фермерларда сарыкларның баш саны арта бара”, – диде министр урынбасары.

Корбан Гаетенә сарыкларны читтән алып кайту – безнең эшләп бетермәвебез ди, урынбасар.

“Корбанга бер категориядәге сарыклар кирәк, авырлыгы да, мөгезе, койрыгы да аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу – безнең эшләп бетермәгәнлек. Шәхси хуҗалыклар белән эшләп, алардан терлекләрне җыеп алуны оештырып бетерә алмыйбыз. Көньякта җылырак, сарык күп үрчегән, корбан сарыгы сатучылар шунда барып, көтүлектән җыя да кайта. Бездә бу бәйрәмгә сарык җитми дип әйтмәс идем, оештырылуы җитми. Бизнесменнарның оешмавы. Кече эшмәкәрлекне бергәләп карап бетерергә кирәк. Фермер үзе сата ул, шәхси хуҗалыкныкын җыеп, оештырып алу мөһим. Безгә бу мәсьәләдә эшләргә кирәк”, – диде Нәҗип Хаҗипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10