ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төрки яшьләр милли кинематография турында фикер алышты

21 февраль 2018, 13:16 , Фото: Рамиль Гали

Төрки яшьләр милли кинематография турында фикер алышты
Яшьләр белән "Татаркино" бюджет учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова аралашты.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Төрки яшьләр форумында катнашучылар бүген "Мир" кинотеатрында милли кинематография үсеше турында фикер алышты. Яшьләр белән "Татаркино" бюджет учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова аралашты, аларга киңәшләрен бирде.

Очрашу барышында яшьләргә Казан кинофестивале һәм Казанда узачак Төрки халыклары кинематографиясе фестивале турында мәгълүмат бирелде. Оештыручылар Казан халыкара кинофестивален катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Беренче фильм "Өссаламегаләйкүм, Себер!" дип атала һәм анда Ямбай татар авылының хөрмәтле кешесе, хәйрияче Нигъмәтулла Сейдуков турында сүз бара. Фильмны аның сценарий авторы, тележурналист Диана Хәлимова тәкъдим итте. Документаль фильм рус телендә эшләнгән. Фильмны караучы яшьләр яздырганда артист тавышы урынына этнографик тавыш белән яздырырга тәкъдим иттеләр. Миләүшә Айтуганова фильмны Казан халыкара мөселман кинофестиваленә тәкъдим итәргә киңәш бирде.

Төрки яшьләренә икенче фильм итеп "Кырагай" кыска метражлы фильмы күрсәтелде. Бу - 2017 елда Казан халыкара фестивалендә катнашкан әсәр. Аны төрки яшьләренә фильмның авторы Фәрзәнә Утарбаева тәкъдим итте. Бу яшь режичсерның дебют фильмы. Фильм башкорт телендә төшерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10