ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Хәвеф-хәтәр

Чистайда яшәүче гаилә ис тиеп агуланган

21 февраль 2018, 12:40

Чистайда яшәүче гаилә ис тиеп агуланган Ике ир үлгән, хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 1959 елгы ир-ат һәм аның 1981 елгы үги улы ис тиеп агуланып үлгән. Йорт хуҗасының хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.

Йорт хуҗасы агуланганчы күпмедер вакыт алданрак, өйдәге температураны арттыру максатыннан, газ казанынннан һава йөрүче торбаны аерган дип фаразлана. Газ хезмәте вәкилләре ирнең куркынычсызлык нормаларын бозуы турында кисәтеп торган, тик ир-ат аларга колак салмаган.

Фаҗигагә кадәр ир белән хатын янына уллары килә һәм ир-атлар спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Ата-анасы һәм абыйсының шалтыратуларга җавап бирмәвенә борчылып, Чистай шәһәреннән авылга кызлары кайта. Бу вакытта инде ир-атлар җан биргән була. Кызы әнисен өйдән чыгара, аннары ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10